Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан 39 нчы кеше үлгән

Республикада COVID-19 нәтиҗәсендә тагын бер кеше вафат булган. Бу – коронавирус инфекциясе сәбәп булган 39 нчы үлем очрагы.

Вирус корбаны – 1951 елда туган, Казанда яшәгән хатын-кыз. 19 июльдә пациентны COVID-19 ның авыр формасы белән 7 нче шәһәр хастаханәсенә салалар. Аңарда катлаулы пневмония дә була. Хәле авыр булганлыктан, авыруны ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар. Пациентның сулыш юллары хроник чирләре дә була. 24 июльдә аның йөрәге тибүдән туктый.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, үлемнең сәбәбе патолог-анатом экспертизасы нәтиҗәсендә расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев