Валерий Яшин - сайлаган юлына тугрылыклы укытучы
Элек Яңа Салман мәктәбенә килгән кунакларның күбесе бер үзенчәлеккә – ир-ат укытучылар күплегенә игътибар итә иде.
Алар үзләре соңыннан бар гомерләрен тулысы белән биләп алган мөгаллим һөнәрен очраклы рәвештә сайлауларын әйтә. Әлеге укытучылар арасында үзләрен җитәкче, агроном вазыйфасында сынап караучылар да, хәрби булырга хыялланучылар да бар. Әмма алар барысы да, һичшиксез, мәктәп тарихында һәм чыгарылыш укучылары хәтерендә якты хатирәләр калдырган абруйлы мөгаллимнәр булып китә. Язмада шундый кеше турында сөйләргә телибез дә.
1988 елда Яңа Салман урта мәктәбенә озын буйлы, калын көр тавышлы, зур-зур адымнар белән атлап йөрүче яшь укытучы эшкә урнаша. Укытучының тарих бүлмәсен биләве дә күпләрдә кызыксыну уята. Әлеге фәнне мәктәптә һәрвакыт директорлар укыта бит! Җыелышта директор хезмәткәрләрне яңа тарих укытучысы – Валерий Александрович Яшин белән таныштыра. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан егеткә үзен мөгаллим буларак сынап карарга тәкъдим ителә.
Мәктәбебездә 34 ел эшләү дәверендә Валерий Александрович, әти-әниләр ышанычын яулап һәм балалар каршында абруйлы булып, дүрт сыйныфны тәрбияләп чыгара.
Күпсанлы бәйге һәм олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре – зур тәҗрибә, ә бүләкләр әлеге тәҗрибәне җәмәгатьчелекнең тануын сөйли. Мәсәлән, күптән түгел Валерий Александрович республика күләмендә үткәрелгән “Мин – гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым” темасына гомумбелем бирү оешмаларында сыйныфтан тыш парламент дәресе үткәрү буенча методик эшләнмәләр бәйгесендә җиңү яулады. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы конституциясенең 30 еллыгына багышланып, тарих укытучылары арасында үткәрелде. Җиңүчене ТРның Дәүләт Советында котладылар.
Чын мөгаллим Валерий Александрович фән буларак тарихның вазыйфасын аңлаган: ул укучыларга яшәү мәгънәсен һәм максатларын төшендерергә тиеш. Оста мөгаллим буларак исә, шуңа төшенгән: укыту һәм тәрбиянең иң яхшы ысулы – үзең үрнәк булу.
Бүгенге көндә Валерий Александрович – сайлаган юлына тугрылыклы калучы бердәнбер ир-ат укытучы. Даимилек, үз гамәлләреңне ышанычлы итеп башкару кебек төп сыйфатлары өчен аны хезмәттәшләре дә, укучылары да хөрмәт итә дә. Валерий Яшин өйдә – тырыш хуҗа һәм ышанычлы гаилә башлыгы, мәктәптә ул үсеп килүче буынга үрнәк.
Белем көне якынлашканда Валерий Александровичка тырыш хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе һәм алдагы эшчәнлегендә тагын зур уңышлар телисе килә.
Артем Савинов, рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Яңа Салман мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев