Әлки районы: тарихы һәм структурасы, мәгариф һәм мәдәнияты, ял итү урыннары
Әлки районы республиканың көньягында урнашкан. Самара һәм Ульяновск өлкәләре, шулай ук Спас, Алексеевск һәм Нурлат районнары белән чиктәш.
-
Әлки муниципаль районы тарихы
Тасвирлама: Әлки районы административ- территориаль үзәк буларак 1930 елның 10 августында төзелә.
-
Туризм
-
Базарлы Матактан якындагы шәһәрләргә ничә чакрым юл?
Тасвирлама: Сез биредән Әлки районыннан якындагы шәһәрләргә ничек барып җитү мөмкинлеген карый аласыз.
Республиканың Әлки муниципаль районы Советы карары белән 2006 елның 1 июнендә район гербы һәм флагы расланды. Ул Татарстан Президенты карамагындагы Геральдика советы Россия геральдистлар берлеге белән берлектә әзерләнә.
Болгар дәүләтенә тарихи мөнәсәбәт булу җайдак сурәте белән күрсәтелгән. Төбәк икътисадының нигезе авыл хуҗалыгы булуын ел фасыллары алмашынуын символлаштырган дүрт төрле төстәге кыр раслый. Алтын төс ул – уңыш, муллык, тотрыклылык, хөрмәт һәм зыялылык, көмеш төс – чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу; кызыл төс – хезмәт, көч, батырлык, матурлык; зәңгәр төс – намус, намуслылык, рухилык; яшел төс – табигать, сәламәтлек һәм тормыш үсеше; шәмәхә төс – дан, хөрмәт һәм бөеклек; кара төс – зирәклек, тыйнаклык, мәңге яшәү билгесе.
Флаг герб нигезендә эшләнгән. Ул горизонталь буенча сары һәм яшел буй сызыкларга бүленгән турыпочмак тукымадан гыйбарәт. Уртада җайдак утырган зәңгәр ромб тукыманың өске һәм аскы кырыйларына кадәр ясалган.
1920 елга кадәр безнең җирлек Казан губернасының Спас өязе составына кергән, аннары ун ел дәывамында ул ТАССРның Спас кантоны сосотавында булган. Әлки районы 1930 елның 10 августында оештырылган. 1935 елның февралендә районның көньяк һәм көнбатыш өлеше Кузнечиха районына бүлеп бирелгән.
Башта җирлекнең административ үзәге Әлки авылы (хәзер – Түбән Әлки) булган, районның хәзерге топонимы шуннан килеп чыккан. 1937 елда (башка мәгълүматлар буенча – 1932 елда) район үзәген Базарлы Матакка күчерәләр. 1944 елның февралендә Әлки районының көньяк өлешеннән һәм Кузнечиха районының көнчыгыш өлешеннән Юхмачы районы төзелә (1956 елда бетерелә). 1960 елның октябрендә юкка чыгарылган Кузнечиха районы территориясенең зур өлешен Әлки районы составына тапшыралар.
1963 елның 1 февралендә Татарстанның административ-территориаль төзелешен реформалаштыру кысасында Әлки районы бетерелә, территориясе Куйбышев районы составына тапшырыла, әмма ике елдан соң – 1965 елның 12 гыйнварында район хәзерге чикләре белән яңадан торгызыла. 1999 елда район башлыгы итеп Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы билгеләнә һәм ул 2014 елга кадәр бу вазифаны били.
2015 елның сентябрендә бу постны район башлыгы Никошин Александр Федорович алды, ул әлегә кадәр җитәкчелек итә.
Әлки районында 21 авыл җирлеге составында 70 торак пункт бар.
Район тормышын күп санлы иҗат эшләрендә күрергә була: И.Газизнең 1996 елда Казанда нәшер ителгән «Әлкием, бәллием...» китабында, Габделҗәббар Кандалый поэмаларында, Н.Дәүли һәм З. Гыйбадуллин җырлары – моның мисалы. Туган якның танылган һәм популяр кешеләре: артистлар Галия Булатова, Әзәл Яһудин, Исламия Мәхмүтова, Әсхәт Хисмәтов, Әнәс Галиуллин, Рузия Мойтыгуллина, җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Резидә Төхфәтуллина, галимнәр Сәид Вахиди, Хисаметдин әл-Мөслими, язучылар Фатих Сәйфи-Казанлы, Фәхри Әсгать, Нәби Дәүли, Педер Хузангай, Шамил Маннапов, Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев), Әсрар Галиев, Журналистлар Иль Газиз, Сармадия Сөләйман, Нәсих Таҗиев, спортчы Рәшит Сәмигуллин һәм башкалар.
Соңгы елларда районда төзелеп, эшчәнлек өчен тапшырыла:
- Сиктермә авылында 40 урынлык балалар бакчасы;
- Яңа Саламанда табиблык амбулаториясе;
- Иске Матак һәм Яңа Чаллы авылларында 2 фельдшер-акушерлык пунктлары;
- Югары Әлки авылында блоклы-модульле кибет.
- 1 нче Базарлы Матак мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы;
- Түбән Кәчи авылында күп балалы гаилә өчен йорт.
Түбәндәгеләр төзекләндерелә:
- Үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусы;
- Татар Әхмәте һәм Югары Әлморза авылларында ике балалар бакчасы;
- Ташбилге авылы клубы;
- Кошки авыл җирлеге бинасы;
- Ветеринария берләшмәсе бинасы;
- Бөртек саклагычлар.
Суүткәргечләр белән шөгыльләнә – “Инженер челтәре” җәмгыяте;
Каты көнкүреш калдыклары, каты коммуналь калдыклар белән шөгыльләнә “Эко-Пром” җәмгыяте.
Калдыклар Алексеввск районына ташыла, анда ул төрләргә бүленеп, юк ителә. Район территориясендә каты көнкүреш калдыклары өчен зур – 601 һәм кечкенә 43 контейнер урнаштырылган.