Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Слайдер

    • 18 октябрь 2018 - 13:40
      Инвалидлар Спартакиадасы
      .
    • 23 август 2018 - 10:08
      Йөгерү ярышы
      .
    • 17 август 2018 - 09:44
      Югары Әлкидә авыл көне
      .
    • 5 июль 2018 - 11:38
      "Әйлән-бәйлән"
      .
    • 18 июнь 2018 - 14:10
      Сабантуй 2018
      .
    • 21 май 2018 - 10:26
      Әлки районында Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов булып китте
         Президентны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Александр Никошин озатып йөрделәр.
    • 28 апрель 2018 - 13:36
      Әлки район хакимияте һәм башкарма комитеты, мәдәни учреждениеләр коллективларының отчет концерты
      Район хакимиятендә, башкарма комитетта, музыка мәктәбендә, үзәк китапханәдә һәм район мәдәният йортында хезмәт куючыларның иҗади отчет концерты тирән эчтәлекле дә, күңелле дә булып, тамашачыларның югары бәясен алды. Концерт музыка мәктәбенең халык музыка кораллары ансамбле чыгышы белән башланып китте. Солист Илнур Шагалиевның гармунына ияреп музыкантлар татар һәм рус көйләренә попурри башкардылар. Концерт башында Галиәскәр Камалның “Беренче театр” пьесасы буенча куелган спектакль дә күңелләргә ошады. Анда төп рольләрне Вайыс Даутов, Рәфис Гатауллин, Лия Мәрдегалләмова, Рәйсә Габдуллина, Энже Хәлиуллина, Динар Галимов бик оста итеп уйнадылар. Аннары концерт төрле жанрлардагы чыгышлар белән дәвам итте.
    • 28 апрель 2018 - 13:05
      концерт
      концерт
    • 28 апрель 2018 - 09:52
      Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы концерты
      Базарлы Матак мәктәбе укытучылары төрле яктан талантлы икән бит. Моны алар Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре буенча әзерләнгән сәхнә күренешендә үк күрсәттеләр: каз өмәсенә җыелган егетләр-кызлар җырлап-биеп тә алдылар, самимиләнеп бер-берсенә мәхәббәтләрен дә аңлаттылар, сугыш хәбәрен ишеткәч, тамашачыны да шөбһәләндереп кайгырттылар. Төп рольләрне уйнаган Гөлнур Фәйзуллина, Айдар Абдуллин, Илнур Фәйзуллин Сәрвәр, Исмәгыйль һәм Мәхдүм рольләрен бик оста башкардылар. Хәер, осталык бу кичтә сәхнәгә чыккан һәр педагогка хас сыйфат булды.
    • 26 апрель 2018 - 14:41
      Алпар урта мәктәбендә волейбол буенча турнир
      Алпар урта мәктәбе спорт залында волейбол буенча турнир булып үтте. Әлеге турнир Алпар волейбол командасынын район чемпионатында 11 ел чемпион исемен яулаганлыктан үткәрелде. Турнирны ачу тантанасында баш тренер, Алпар мәктәбе директоры Раил Гатауллин, авыл башлыгы Ренас Сәлахов, район спорт комитеты җитәкчесе Гөлүсә Хәйруллина, баш хөкемдар Әнәс Вәлиев катнашты. 1 урынны ботен көндәшләрен җиңеп Динамо командасы яулады. 2 урын Зенит. 3 урын Ветераннар. 4 урын Чирмешән командалары. 11 ел чемпионлыкка алып килгән баш тренер Раил Мөдәрис улы Гатауллинга кубок һәм алтын медаль тапшырылды, шулай ук бу турнирны бик матур итеп оештыручы авыл башлыгы Ренас Сәлаховка да алтын медаль тапшырды волейболчылар.
    • 26 апрель 2018 - 12:15
      “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясе
      Район мәдәният йорты каршындагы “Ташкыннар” халык театры Рөстәм Мингалим һәм Эсфир Яһудинның “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды.
    • 23 апрель 2018 - 16:55
      Нәби Дәули исемендәге V ачык фәнни-тикшерену конференциясе
      Базарлы Матакта Нәби Дәули исемендәге гимназиядә укучыларның V ачык фәнни-тикшерену конференциясе булды. Анда Әлки, Нурлат, Алексеевск районнарыннан hәм Ульяновск өлкәсенең Аллагул мәктәбеннән 114 укучы катнашты. Алар 13 секциядә эшләделәр. Балалар татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, математика, информатика, туган як тарихын өйрәну hәм башка темалар буенча тикшерену эшлэрен жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Иң яхшы эшлэрнең авторларына дипломнар hәм сертификатлар тапшырылды.
    Реклама