Әлки районында спорт тормышы
Әлки районында спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Универсаль спорт залында шөгыльләнергә, бассейнда йөзәргә, велосипедта йөрергә яисә чабарга, стадионда футбол уйнарга, ә кыш көне чаңгыда йөрергә мөмкин.
-
Әлки районында спорт секцияләре: адрес, телефон, эш вакытылары
Тасвирлама: Әлки районында милли көрәш, каратэ, бокс, бадминтон, йөзү, чаңгыда шуу, футбол кебек спорт төрләре ел саен үсеш ала. Баланы кайсы спорт юнәлешендә үстерергә, дип аптырап калсагыз, без ярдәм итәрбез.
-
Әлки районындагы спорт командалары
Тасвирлама: Район халкы спорт белән актив шөгыльләнә. Көрәшчеләрнең, ватерполчыларның, футболчыларның, волейболчыларның даны республикада билгеле.
Әлки спорт мәктәбе – районда төп һәм иң зур спорт оешмасы. Балалар иҗат йортында да балалар берничә спорт юнәлешендә шөгыльләнәләр: анда ирекле гимнастика, хореография түгәрәкләре эшләп килә.
Әлки районы мәктәпләре базасында волейбол, баскетбол, көрәш секцияләре эшли. Районда бик күп спорт ярышлары үткәрелә. Традициягә әйләнгәннәрен санап китәргә була. Алар арасында: "Россия чаңгы юллары", район хезмәт коллективлары спартакиадасы, район башлыгы Кубогына футбол турниры, хоккей турниры.
Базарлы Матакта берничә урам футболы һәм баскетбол мәйданчыклары, урам тренажерлары бар, бу ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Әлкидә спорт белән яшьләр генә түгел, өлкән буын да шөгыльләнә. Нәкъ менә гомер көзенә керүчеләр ел саен бәйгеләрдә катнаша һәм республика спартакиадасы призерлары була.