Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

11 ноябрь - Ташбилге авылында гомер итүче яраткан һәм кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Әхмәдиева Хәрирә Әгъзам кызына 60 яшь тула

11 ноября 2019, 10:06

764

0

0

11 ноябрь - Ташбилге авылында гомер итүче яраткан һәм кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Әхмәдиева Хәрирә Әгъзам кызына 60 яшь тула

11 ноябрь – безнең барыбыз өчен дә олы һәм кадерле бәйрәм. Ташбилге авылында гомер итүче яраткан һәм кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Әхмәдиева Хәрирә Әгъзам кызына 60 яшь тула. Сөекле әниебез, барыбыз өчен дә истәлекле булган туган көнең белән сине чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Син безнең гаиләбезнең иң хөрмәтле кешесе, тормышта һәрчак терәк-таянычыбыз, зирәк киңәшчебез. Без балаларыңа гомер бирүең, иркәләп, ана назын, җылысын биреп тәрбияләп үстерүең, безнең хакка куйган хезмәтләрең өчен рәхмәтләребез чиксез сиңа, әнкәй. Янәшәбездә шундый мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле әниебез булганда без бик бәхетле. Йөзеңнән беркайчан шатлыклы елмаю китмәсен, авыру-сызланулар белмичә, тыныч тормышта, муллыкта, бәрәкәтле озын гомер кичер. Алдагы көннәрдә дә без балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызга куанып, әтиебез белән тигезлектә пар канатлар булып шушы якты дөньяларда яшәргә Ходай насыйп итсен сезгә.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып, барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Сине яратып тормыш иптәшең Фәргать, балаларың Фидаил-Диләрә, Рәмзил-Айгөл, оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев