Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 14 гыйнварда Урта Әлкидә гомер итүче Идрис белән Сәвия Гарифуллиннарның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.

    --, 14 гыйнвар 2020 - 07:59
    87
    0
    0

    14 гыйнварда Урта Әлкидә гомер итүче Идрис белән Сәвия Гарифуллиннарның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды. Алар икесе дә гомер буе “Ялкын” колхозында намус белән хезмәт куйдылар. Башкаларга үрнәк гаилә булып, тәүфиклы, тәртипле балалар үстерделәр. Моннан ярты гасыр элек авылга Татар Борнаеннан килен булып төшкән Сәвия апабыз уңганлыгы, сабырлыгы белән хөрмәт казанды. Идрис ага шулай ук ихтирамга лаек авылдашыбыз. Бу гаиләне алтын туйлары белән котлап, иминлек, бәхетле тигез гомер  телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән озак яшәргә насыйп булсын сезгә.
    Олы хөрмәт белән авылдашлар исеменнән Илшат Бадыйгин, Түбән Әлки авыл җирлеге советы.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: