Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

18 ноябрьдә Иске Камка авылы фельдшеры Сәгытдинова Равилә Таһир кызының туган көне

20 ноября 2019, 08:39

1473

0

0

18 ноябрьдә Иске Камка авылы фельдшеры Сәгытдинова Равилә Таһир кызының туган көне

18 ноябрьдә Иске Камка авылы фельдшеры Сәгытдинова Равилә Таһир кызының туган көне – аңа 55 яшь тулды.

Күп еллар элек шәфкать туташы һөнәрен үзләштереп, Равилә Таһир кызы гомере буе халыкка хезмәт итә – кешеләр сәламәтлеге сагында тора. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә авыруларга ярдәм итәргә, хәлләрен җиңеләйтергә әзер ул. Авыл халкына сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен аңлата; туачак балалар, әниләр иминлеген кайгырта... Тынгысыз, тырыш, намуслы шәфкать туташыбыз – безнең горурлыгыбыз. Гаиләсендә бер дигән хатын һәм әни – ире Рифкать белән өч кыз үстерделәр.

Равилә Таһир кызын юбилее белән котлап, аңа иминлек, бәхет, нык исәнлек телибез. Игелекле хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Сау-сәламәт, элеккечә энергияле, ярдәмчел булып, авыл халкын чирләрдән саклап һәм дәвалап, һәр көнгә сөенеп озак яшәсәгез иде.

Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән Иске Камка авыл җирлеге советы һәм башкарма комитеты.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев