Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 20 апрельдә сөекле әниебез, дәү әниебез Гатауллина Рәфидә Хәмәтша кызының олы юбилее – аңа 80 яшь тула

    --, 20 апрель 2019 - 06:21
    199
    0
    0

    20 апрельдә сөекле әниебез, дәү әниебез Гатауллина Рәфидә Хәмәтша кызының олы юбилее – аңа 80 яшь тула. Ул Иске Чаллыда гомер итә.

    Әниебезне якыннары, туганнары “матур апа” дип атыйлар. Чынлап та матур йөзле, якты күңелле, һәркемгә ачык, сөйкемле кеше ул. Әтиебез Габдрахман белән өч бала үстерделәр. Әти күртән инде арабызда юк, тормышта төп терәгебез – газиз әниебез. Без аңа чиксез рәхмәтле, чын күңелдән хөрмәт итәбез, үзен өзелеп яратабыз.

    Әнкәй, дәү әниебез! Сине матур юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәтле озын гомер бирсен, сәламәтлегеңне нык, күңелеңне көр, җаныңны тыныч итсен иде. Барыбызны да туплап, назлы кочагыңда җылытып, кирәк чакта ачуланып я мактап, янәшәбездә озак яшә.

    Уйлама әле, әни, картаям, дип,

    Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

    Урыннарың булсын гел түрдә.

    Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыгың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: