Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

20 февральдә яраткан әтиебез Борһанов Дамир Камил улының 65 яшьлек юбилее

20 февраля 2021, 09:47

1057

0

0

20 февральдә  яраткан әтиебез Борһанов Дамир Камил улының 65 яшьлек юбилее

20 февраль – безнең гаиләбез өчен зур бәйрәм көне, Базарлы Матакта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез
Борһанов Дамир Камил улының 65 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине чын күңелдән шушы шатлыклы, истәлекле вакыйга белән котлыйбыз. Бөтен йөрәгебез белән сиңа зур бәхет, шатлыклар,
уңышлар, иминлек һәм иң әһәмиятлесе – ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Безне эчкерсез
яратуың, безнең хакта кайгыртуың, күңел җылың, мәрхәмәтлелегең өчен зур рәхмәт сиңа, әтиебез.
Янәшәбездә син булганда тормышыбыз якты һәм матур, үзебез бәхетле. Киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге булып, балалар шатлыгына куанып, тигезлектә, рәхәт, матур тормышта гөрләшеп яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң җылы теләкләр белән балаларың, тормыш иптәшең Рәйсә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев