Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

23 октябрьдә кадерле кешебез Каюм Минвәли улы Фәсахов үзенең матур бәйрәмен – 75 яше тулуны билгеләп үтә

23 октября 2019, 13:13

1625

0

5

23 октябрьдә кадерле кешебез Каюм Минвәли улы Фәсахов үзенең матур бәйрәмен – 75 яше тулуны билгеләп үтә

Бүген, 23 октябрьдә кадерле кешебез Каюм Минвәли улы Фәсахов үзенең матур бәйрәмен – 75 яше тулуны билгеләп үтә.
Гаиләбез өчен шатлыклы вакыйга бу: яраткан әтиебез сау-сәламәт килеш шушы яшенә җит-те, элеккечә актив, эш-чән, тик-тормас холыклы ул! Мин инде олы яшьтә дип тормый, батыраеп укырга керде – Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә дини белем ала. Оныгы белән бертигез студент әле ул безнең әтиебез. Аның тормышны ярата белүе, уңганлыгы, тынгысызлыгы безгә үрнәк.
Менә шундый безнең әти –
Асыл сыйфатларга ия!
Ул дүрт тапкыр дәү әти!
Ачык йөзле, мәрхәмәтле,
Әйтерсең лә әүлия!

Әткәй! Сине юбилеең белән котлап, корычтай нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Үсеп җитеп, үз гаиләләребез булса да, әлегәчә синең киңәшләреңә мохтаҗ без, сиңа таянабыз, тормыш сынаулары булганда безне син дә ышыклыйсың.
Рәхмәт сиңа, әти!
Баш иябез бергә.
Яшә син йөз яшькәчә,
Картаймый гомер-гомергә!

Сине котлап, хөрмәт итеп әниебез Әнисә, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев