Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

3 апрельдә Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез Бәдертдинов Әсхәт Хакимҗан улының 60 яшьлек күркәм юбилее.

03 апреля 2020, 14:35

950

0

Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, кадерле, киң күңелле, иң якын кешебез. Ныклы таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, балаларым дип өзелеп торучы кайгыртучан әти һәм гаилә башлыгы. Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, эшеңдә уңышлар телибез. Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа! Әни белән тигезлектә озын-озак еллар яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай. Безнең балаларыңның бәхетен күреп, киләчәктә оныклар тәрбияләп, шатлык-куанычларга күмелеп яшәвеңне телибез. Без сине бик нык яратабыз!

Кешелекле бит син, әти, изге җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлсем, улың Алмаз, кызың Гөлназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев