Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

5 гыйнварда Яңа Алпар авылында яшәүче Гатауллина Рәисә Вәлиәхмәт кызының 80 яшь тулган көне

04 января 2020, 10:42

1099

0

0

5 гыйнварда Яңа Алпар авылында яшәүче Гатауллина Рәисә Вәлиәхмәт кызының 80 яшь тулган көне

5 гыйнварда Әлки районы Яңа Алпар авылында яшәүче кадерле әниебез Гатауллина Рәисә Вәлиәхмәт кызының олы юбилее – 80 яшь тулган көне.

Кадерле әниебез! Сиңа булган ярату, хөрмәт хисләрен, чиксез рәхмәтебезне нинди генә сүзләр белән дә җиткереп бетерә торган түгел. 32 яшеңнән пар канатың сынып, синең кулыңа 2 сабый калдырып, тормышның авыр дилбегәсен тартырга кушып кадерле әтиебез вакытсыз дөньядан китеп барган. Сынмыйча, бөгелмичә, 47 ел буе Алпар авылында китапханәче мөдире булып, озак еллар районның иң алдынгы китапханәчесе исеменә лаек хезмәт ветераны, бик күп рәхмәт хатлары, медальләргә ия булган әниебез белән горурланып, без, ике улың, ничек усеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Әлбәттә, тормышның искиткеч авыр вакытлары бар иде, ләкин синең көчле рухың, бетмәс-төкәнмәс энергияң, таңнан-төнгә кадәр хезмәт куеп һәм үзеңнең кешеләргә карата саф, чиста мөнәсәбәтең аркасында яулап алган искиткеч зур абруең, безгә ул авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте.

Яшьли сынды синең пар канатың,

Ике канат сиңа булганбыз.

Кайгыларың бергә уртаклашып,

Шатлыкларны бергә бүлгәнбез.

Инде менә бүгенгесе көндә

Нык аякта басып торабыз.

Синең изге сүзләр безгә юл яктыртып,

Маяк булып тора торгандыр.

Йөрәгебезнең иң түреннән чыккан

Изге теләкләребезне сиңа юллыйбыз!

Барысы өчен рәхмәтебезне җиткереп,

Ходайдан сиңа гомер сорыйбыз!

Яшик әле, Әни, бергәләшеп!

Тормыш хәзер шундый күңелле!

Шул тормышка җитәр өчен, Әни,

Күпме хыялландык түгелме?!

Иң изге теләкләр белән балаларың Раиль, Радик, киленнәрең Рәзинә, Тәнзилә һәм барлык оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев