Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

7 февральдә Хайруллин Камил Шәрифулла улының 60 яшьлек юбилее.

07 февраля 2021, 07:07

1223

0

0

7 февральдә Хайруллин Камил Шәрифулла улының 60 яшьлек юбилее.

7 февральдә Базарлы Матакта яшәүче Хайруллин Камил Шәрифулла улының 60 яшьлек юбилее.
Кадерле җизнәбез, туган көнең белән сине котлыйбыз. Гомерең буе районыбызның мал-туарларының
сәламәтлеген сагында хезмәт куйдың. Шушы авыр хезмәтеңдә һәрвакытта тырышып, намус белән эшләдең.
Без сиңа сокланабыз! Йа рабби! Тормышыгыз тату, күркәм, тигез, Ходай Тәгалә, шул бәхетләргә өстәп сәламәтлек,
озын гомерле ризык бирсен. Балаларыгыздан авыр сүз ишетмичә, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге,
якты йөзләре тормышыгызны тагын да нурландырсын.
Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,
Йөрәктә сез кичен-иртәсен.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

Иң изге теләкләр белән әниебез Исламия, Халикъ-Зәния, Рафаэль-Гөлкәй, балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев