Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

7 октябрь көнне безнең яраткан әтиебез Фәхриев Рафаил Карип улының 60 яшьлек юбилей көне.

07 октября 2019, 11:54

919

0

0

7 октябрь көнне безнең яраткан әтиебез Фәхриев Рафаил Карип улының 60 яшьлек юбилей көне.

7 октябрь көнне безнең яраткан әтиебез Фәхриев Рафаил Карип улының 60 яшьлек юбилей көне. Ләкин безнең бүген сүзебезне әтигә генә түгел, әнигә дә багышлыйсыбыз килә.
Әти һәм әни. Бу ике исемне бер-берсеннән башка күз алдына китереп булмый. Алар күз һәм кул кебек. Күз елаган чакта кул яшьне сөртә, кул авыртса, – күз елый! Безнең әти-әниебез дә шундый бербөтен булып, безнең өчен үрнәк булып яшиләр. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кирәк чакта кырыс, кирәккәндә йомшак булдылар. Алар сүзе – безнең өчен кагыйдә!
Әти! Бүген синең бәйрәмең. Үзең дә яхшы беләсең, син безнең тормышыбыздагы иң кадерле кеше! Син тырыш! Барысы да булсын диеп, гаиләм диеп янып яшисең! Син безгә чын тәрбия бирдең! Беләсезме, бу дөньяда әтиләр төрле була. Дөрес тәрбия биргәнең өчен, хатыным дип, без дип, оныклар дип янып-көеп яшәгәнең өчен сиңа олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә! Безнең әтиебез алтын куллы кеше – бер минут та ял итәргә яратмый, оныкларын карый, авылдашларга ярдәм итә.
Әти! Әни! Без сезне бик яратабыз! Рәхмәт сезгә! Гомер буе бергә, бәхетле, тигез тормышта яшәргә язсын! Юбилеең белән, әти!
Иң изге теләкләр белән әниебез Рәмзия, балаларың Лилия, Радик-Гөлшат, Рамил-Айгөл, оныкларың Азат, Алмаз, Әминә, Рәминә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев