Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Базарлы Матак авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, дәү әтиебез Рөстәм Шәрифҗан улы Миннегуловка 16 июльдә 60 яшь тула.

16 июля 2019, 09:58

1036

0

Заманында әле яшь егет килеш күрше Аксубайдан Әлки районына килеп, үз урынын, дус-иптәшләрен тапкан, хезмәт юлын башлап, төрле җитәкче урыннарда эшләрлек абруе
булган гаярь ир-егет ул безнең әтиебез. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен яратты, җаваплылык белән үтәде. Аны һәрчак хөрмәт иттеләр, мактадылар. Әтиебез – гаиләбезнең терәге. Аның
өчен балалар гел беренче урында булды. Улларыбызны укытып кеше итү, тормышларында ярдәм итеп торуны бурычы дип санады ул. Шуңа да без әтиебезгә бик рәхмәтле. Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең
белән кайнар котлап, иң мөһиме нык исәнлек телибез. Гомерең хезмәттә, гаиләңне кайгыртып үтте, инде үзең турында уйлап, һәр көннең рәхәтен тоеп яшә.
Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп
Яшәвеңне генә телибез.
Изге теләкләр белән улларың Роберт, Данис, киленнәрең Гөлнара, Рузилә, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез, кода-кодагыйларың, әбиең Фәрдия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев