Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Базарлы Матак авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез Гайнетдинова Резидә Габделхак кызының 1 февральдә 55 яшьлек юбилее

31 января 2020, 11:08

1024

0

0

Базарлы Матак авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез Гайнетдинова Резидә Габделхак кызының 1 февральдә 55 яшьлек юбилее

Базарлы Матак авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез Гайнетдинова Резидә Габделхак кызының 1 февральдә 55 яшьлек юбилее. Аны ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Кадерле әниебез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, әти белән бергә без балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Барлык яхшылыкларың өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Гел шулай бергә бәхет-шатлык дулкынында елмаюлар бүләк итеп яшик.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Ринат, кызың ландыш-Илдар, улың Айрат-Алинә, оныгың Инсаф.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев