Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарлы Матакта гомер итүче газиз кешебез Галимова Роза Якуп кызына 12 гыйнварда 60 яшь тулды.

    --, 12 гыйнвар 2021 - 10:52
    223
    0
    0

    Базарлы Матакта гомер итүче газиз кешебез Галимова Роза Якуп кызына 12 гыйнварда  60 яшь тулды.

    Кадерле әниебез, сөекле дәү әниебез! Ихлас күңелебездән сине олуг юбилеең белән котлыйбыз һәм озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, көчле рухлы, ярдәмчел,  саф күңелле булып, балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, рәхмәтләргә һәм рәхәткә төренеп яшәргә насыйп булсын. Әнкәй, безгә гомер бүләк иткән, төн йокыларыңны йокламый күкрәгеңә кысып, назлап, иркәләп үстерүең, кеше иткәнең, безнең өчен өзелеп торганың өчен рәхмәт сиңа.

    Гади, сабыр, олы җанлы да син,

    Кылганнарың бары изгелек.

    Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең, бәхетләрең булсын гомерлек.

    Их  изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ринат, балаларың, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: