Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Базарлы Матакта гомер итүче яраткан сеңелебез Шакирова Румия Равил кызының 12 сентябрьдә туган көне

12 сентября 2019, 11:32

954

0

0

Базарлы Матакта гомер итүче яраткан сеңелебез Шакирова Румия Равил кызының 12 сентябрьдә туган көне

Базарлы Матакта гомер итүче яраткан сеңелебез Шакирова Румия Равил кызының 12 сентябрьдә туган көне. Румия район үзәк хастаханәсендә массаж ясаучы булып эшли. Үзенең сизгер һәм шифалы куллары белән ул пациентларның әрнү-сызлауларын киметә белә, сәламәтлекләрен ныгыта.
Сеңелебез Румия! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Син үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирамга лаеклы. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә туганыбыз!
Изге теләкләр белән Хәсәновлар, Шәйдуллиннар, Гыйниятуллиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев