Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чиябаш авылында гомер итүче безнең кадерле кешебез әниебез, дәү әниебез Шаяхметова Сания Зиннәт кызының 20 июльдә 80 яшьлек юбилее.

20 июля 2019, 10:06

853

0

Кадерлебез безнең! Синең янәшәңдә безгә тыныч һәм рәхәт. Бу дөньяда җылы оябыз, тату гаиләбез, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән – болар барысы да синең тырышлыгың, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгәндер. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә дә, тормышта сынатмаска – сыгылмаска да, кешеләрне һәм тормышны яратырга да син өйрәттең. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып, күп еллар безне шатландырып, төпле киңәшләреңне биреп, изге догаларың белән саклап, сау – сәламәт яшәргә ходай насыйп итсен.
Котлы булсын әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына.
Табып була олы бәхетне
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән балаларың. Гөлчәчәк – Рәсим, Алчәчәк – Ринат, Рамиль – Гөлчәчәк, оныкларың, оныкчыкларың, бу теләкләргә кода – кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев