Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чиябаш авылында гомер итүче кадерле әниебез Гәрәева Гөлфия Хафиз кызы 17 сентябрьдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    --, 17 сентябрь 2020 - 15:35
    687
    0
    0

    Чиябаш авылында гомер итүче кадерле әниебез Гәрәева Гөлфия Хафиз кызы 17 сентябрьдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
    Кадерле, газиз әниебез! Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
    Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез
    Белдерәбез туган көнеңдә.
    Үстердең син безне кеше итеп
    Олы рәхмәт барысы өчен дә.

    Иң ихлас теләкләр белән Илмира-Раил, Илүзә-Салават, Илназ-Гөлкәй, яраткан оныкларың, туганыбыз Нәсимә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: