Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлүсә Надир кызы Галләмова 12 августта күркәм юбилеен билгеләп үтә

12 августа 2020, 09:37

1253

0

0

Гөлүсә Надир кызы Галләмова 12 августта күркәм юбилеен билгеләп үтә

Иске Чаллы төп мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Надир кызы Галләмова 12 августта күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле коллегабызны гомер бәйрәме белән чын ихластан кайнар котлыйбыз. Гөлүсә Надировнага педагоглык таланты Ходайдан бирелгәндер. Ул мәктәпне, балаларны бик ярата, үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкара. Тәҗрибәле, үзенә һәм башкаларга таләпчән, тирән белемле хезмәттәшебезне бик ихтирам итәбез. Ул ачык йөзле, кешеләргә гел яхшы мөнәсәбәттә, ярдәмчел. Гаиләсендә дә бик бәхетле. Шулай ук укытучы булып эшләүче ире Фәрит белән күпләр сокланырлык матур яшиләр, ике бала тәрбияләп үстерделәр.

Хөрмәтле Гөлүсә Надировна! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләгездә иминлек, тигезлек телибез. Яраткан хезмәтегездән канәгатьлек алып, аның күркәм нәтиҗәләрен күреп, якыннарыгыз янәшәсендә тормышка сөенеп яшәгез!

Иске Чаллы мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев