Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Алпар авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Рамил Габдулла улы Зәйнуллинның 10 нчы апрельдә 50 яшьлек күркәм юбилее.

    --, 10 апрель 2020 - 13:43
    1189
    0
    0

    Иске Алпар авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Рамил Габдулла улы Зәйнуллинның 10 нчы апрельдә 50 яшьлек күркәм юбилее.
    Кадерлебез, гомереңнең иң матур мәленә аяк басканда үткән тормышыңны, гомер юлыңны горурлык һәм сөенеч белән барлап карый аласың. Син кайгыртучан гаилә башлыгы, үз
    сүзендә нык тора белгән ир-егет, туганнарың өчен җан атып яшәүче олы йөрәкле, ярдәмчел туган да.
    Без, балаларың, биргән тәрбияң, гомер буе кайгыртып яшәвең, акыллы киңәшләрең белән ярдәм итүең өчен синең алда баш иябез. Син гомергә хезмәттән аерылмадың, безне дә тырыш, намуслы булырга, авырлыклар алдында
    югалып калмаска өйрәттең. Рәхмәт сиңа, Әти!
    Кадерлебез! Юбилеең – тормышыңдагы матур бәйрәмең белән котлап, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез.
    Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр.
    Безне сөендереп озын-озак яшә.
    Җирдә кояш нуры балкыгандай,
    Син балкыйсың безнең күңелдә.
    Тормышыбыз синең белән матур,
    Рәхмәтлебез сиңа гомергә!

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлсирә, балаларың Раил-Энҗе, Рәзил, әтиең Габдулла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: