Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Камка авылында гомер итүче әниебез, дәү әниебез Сафина Суфия Бари кызына 7 июньдә 65 яшь тула

07 июня 2021, 13:59

1043

0

0

Иске Камка авылында гомер итүче әниебез, дәү әниебез Сафина Суфия Бари кызына 7 июньдә 65 яшь тула

Иске Камка авылында гомер итүче әниебез, дәү әниебез Сафина Суфия Бари кызына 7 июньдә 65 яшь тула.
Кадерлебез!

Сине тормышыңдагы истәлекле бәйрәмең белән чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Әниебез, синең барлыгыңа куанып, акыллы киңәшләреңне тыңлап яшәвебез белән бәхетле без. Әни әти белән менә дигән гаилә төзегәннәр, без балаларын мәхәббәт, үзара ихтирам рухында тәрбияләп үстерделәр. Гаиләбезнең күрке, яме,
барыбыз турында кайгыртучан әниебезне юбилее белән котлап, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез. Юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, гомер юлың сикәлтәсез булсын. Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Йөзеңдә шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Гаиләдә гел шулай үрнәк әни, алыштыргысыз тормыш иптәше, туганнарыңның таянычы булып, әтиебез белән тигезлектә, балалар,оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып, барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез
Әнәс тә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X