Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Камка авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Әхмәтҗанова Дамирә Камил кызына 3 декабрьдә 60 яшь тула.

    --, 3 декабрь 2020 - 09:02
    1330
    0
    0

    Иске Камка авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Әхмәтҗанова Дамирә Камил кызына 3 декабрьдә 60 яшь тула.
    Дамирә бик уңган, тырыш кеше. Ул озак еллар сатучы булып эшләде. Ике малай, бер кыз тәрбияләп үстереп, тормыш юлына чыгардык. Хәзер алты онык сөябез. Әти-әниебез белән төп нигездә гомер иттек, Дамирә аларны бик хөрмәтләп тәрбияләде, рәхмәт аңа. Кадерле кешебез – гаилә учагын саклап, барыбыз турында да кайгыртып яшәүче әниебезне юбилее белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Аңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, балалар өчен сөенеп тигезлектә бәхетле гомерләр кичерергә язсын.
    Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәргать, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың.  

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: