Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Камка  авылында яшәүче әтиебез Әкбәров Фәргать Әсхәт улының 55 яшьлек юбилее

    --, 7 август 2021 - 07:24
    609
    0
    0

    7 августта Иске Камка  авылында яшәүче безнең өчен кадерле кешебез, әтиебез Әкбәров Фәргать Әсхәт улының күркәм бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.
    Әтиебез, безнең газизебез, чын йөрәгебездән сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әти! Син гадел, тормыш сөючән, тырыш, җир йөзендәге иң олы йөрәкле әти безнең өчен. Һәрвакыт гаиләбезнең ныклы терәге, кайгыртучан, төпле киңәшчебез булып торасың. Сиңа әни белән безгә биргән дөрес тәрбиягез һәм безнең өчен эшләгән барлык яхшылыкларың өчен әйтеп бетергесез чиксез рәхмәт. Әтиебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме: алдагы гомер елларыңны күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле матур тормышта, исәнлектә-саулыкта безнең игелегебезне тоеп, уңышларыбызга сөенеп, бәхетле ир һәм әти булып, әниебез белән җитәкләшеп, бәхетле көннәрдә шатлык белән яшәргә Ходай насыйп итсен.
    Әтиебез бик күп еллардан бирле авылыбыз җирлеге башлыгы булып эшли. Әти, сиңа авыр да, җаваплы да хезмәтеңдә зур уңышлар телибез! Син үз эшеңне һәрвакыт зур җаваплылык һәм намус белән башкарасың. Әти, без синең белән горурланабыз һәм киләчәктә дә шундый югары дәрәҗәләргә ирешүеңне, һәрвакыт көчле рухлы, булдыклы булып калуыңны телибез.
    Кешелекле бит син, изге җанлы,
    Ярдәмчел син дуска, туганга.
    Синнән газиз кеше бармы икән,
    Без бәхетле тик син булганга.
    Сине яратып, хөрмәт итеп кызың Эльмира, киявең Динар, улың Алмаз. Безнең теләкләргә әниебез Роза, дәү әниебез Рәйсә дә кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: