Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Салман авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез Насыйбуллин Фәнис Кәнифулла улының 11 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

    --, 11 сентябрь 2020 - 11:30
    467
    0
    0

    Иске Салман авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез Насыйбуллин Фәнис Кәнифулла улының 11 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
    Кадерлебез! Чын йөрәгебездән сине бу бәхетле мизгелең – 50 яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син иң әйбәт, иң мәрхәмәтле,
    олы йөрәкле әти, гаиләбез турында ихластан кайгыртучы тормыш терәгебез, таянычыбыз. Синең янәшәңдә безгә тыныч һәм рәхәт.
    Әтиебез сиңа озын гомер, сәламәтлек, һәр туар таңынның бәхетле, шатлыклы булуын телибез. Киләчәктә дә имин, матур тормышта,
    әниебез белән тигезлектә, без балаларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен.
    Чын йөрәктән яздык бу юлларны,
    Кабул итеп алчы, әтиебез.
    Исән-имин яшә, бәхетле бул,
    Терәк булсын сиңа әниебез.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илмира, улларың Нәфис, Әлфис, әтиебез Кәнифулла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: