Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җитәкчебез Илгиз Ислам улы Габидуллин 28 майда туган көнен һәм юбилеен билгеләп үтә

    --, 28 май 2022 - 07:06
    1436
    0
    0

    Район финанс-бюджет палатасы рәисе, хөрмәтле җитәкчебез Илгиз Ислам улы Габидуллин 28 майда туган көнен һәм юбилеен билгеләп үтә. 
    Хөрмәтле Илгиз Исламович! Сез икътисад өлкәсендә тирән белемле, ихтирамга лаек белгеч.  Күп еллар финанс-бюджет палатасын җитәкләп, Сез район үсешенә үзегездән зур өлеш кертәсез, аның бюджетын төзү һәм үтәлешен тәэмин итү буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барасыз. Моның белән коллегаларыгыз арасында да, район һәм республика җитәкчеләре каршында да югары абруй казандыгыз. Безгә исә Сезнең кул астында эшләү үзе бер дәрәҗә. 
    Сезне гомер бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Хезмәтегездә уңышлар, шәхси тормышыгызда бәхет һәм иминлек, нык исәнлек телибез. Алда Сезне яңа казанышлар, сөенечле вакыйгалар көтсен. Янәшәгездә көчле командагыз, тугрылыклы дусларыгыз һәм Сезне өзелеп яраткан якыннарыгыз һәрвакыт булсын иде. 
    Район финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: