Кадерле апабыз Фәйзуллина Гөлзия Хатыйп кызына 22 ноябрьдә 70 яшь тула
20 ноября 2020, 10:02
1717
0
0

Базарлы Матак авылында гомер итүче кадерле апабыз Фәйзуллина Гөлзия Хатыйп кызына 22 ноябрьдә 70 яшь тула.
Кадерле апабыз! Сине туган көнең белән котлап, иң ихлас, якты, җылы теләкләребезне юллыйбыз. Саулыгың һәрчак нык, күңелең тыныч булсын, һәр туар таң сиңа сөенечле хәбәрләр генә китерсен. Авыру-сырхауның, кайгы-хәсрәтнең ни икәнен белмичә, якыннарыңның яратуын, ихтирамын тоеп бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын иде. Гел шундый шат, көләч йөзле, изге күңелле, юмарт һәм ярдәмчел булып кал. Алга таба да шатлыклы имин тормышта яшәргә язсын сиңа!
Иң изге теләкләр белән сеңелең Равия, Илмир, Әнисә, Айрат, Рамилә.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев