Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле кешебез Минһаҗев  Рамил Вакыйф улының 25 октябрьдә 60 яшьлек гомер бәйрәме

25 октября 2021, 08:15

921

0

0

Кадерле кешебез Минһаҗев  Рамил Вакыйф улының 25 октябрьдә 60 яшьлек гомер бәйрәме

Карамалы авылында туып үскән, хәзерге вакытта Каргада яшәүче кадерле кешебез Минһаҗев  Рамил Вакыйф улының 25 октябрьдә 60 яшьлек гомер бәйрәме.
Әниебез Фәнүсә Сәяф кызы белән 35 ел бергә яшәп, без өч балагызны бөтен күңел җылыгызны биреп, яратып-кадерләп үстердегез. Һәркайсыбызга югары белем биреп, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм иттегез.
Кадерле әтиебез, дәү әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык газизебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Син безнең ныклы терәк-таянычыбыз, ышанычлы киңәшчебез, безнең өчен һәрвакыт үрнәк кешебез. Сиңа рәхмәтебез дә, ихтирамыбыз да чиксез зур. Янәшәбездә шундый мәрхәмәтле, олы йөрәкле, сабыр холыклы, ярдәмчел әтиебез булганда, без бик бәхетле. Нур чәчеп торучы ягымлы йөзеңнән беркайчан да елмаю китмәсен, тыныч тормышта гомереңнең һәр мизгеленә куанып яшә. Киләчәктә дә без, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, туганнарыңның, дусларыңның, күршеләреңнең, авылдашларыңның ихтирамын, яратуын тоеп, әниебез белән бер-берегезнең күңел җылысында коенып, сәламәтлектә хәерле, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә язсын.
Без сизмәгән-көтмәгәндә
60 яшькә җиткәнсең бит.
Котлы булсын бу бәйрәмең,
Шатлыгы уртак булсын.
Раббым синең килер көннәреңне
Гел шатлыктан гына бизәсен.
Гомер агышында юлдаш булып,
Бәхет һәрчак кулын изәсен.
Сине яратып иң изге теләкләр белән Илнар-Гөлшат, Камилә, Зилә, Илүсә-Айдар, Мансур, Сафия, Әскәр, Ирек-Алисә, Дамир. Теләкләргә әниебез дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев