Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әти-әниләребез Рәмзия Миңнерафик кызы һәм Зөфәр Мәүлетҗан улы Әһлиуллиннарның туган көннәре

22 июля 2018, 07:21

3477

0

0

Кадерле әти-әниләребез Рәмзия Миңнерафик кызы һәм  Зөфәр Мәүлетҗан улы Әһлиуллиннарның туган көннәре

 

 Июль – гаиләбез өчен зур бәйрәм ае. 22 июльдә кадерле әниебез Рәмзия Миңнерафик кызы Әһлиуллинага 45 яшь тула. Ә 24 июльдә сөекле әтиебез Зөфәр Мәүлетҗан улы Әһлиуллинның туган көне – аңа 47 яшь. Газиз кешеләребезне гомер бәйрәмнәре белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.

Кадерледән-кадерле әти һәм әни! Безгә гомер бүләк иткән, яра­тып ата-ана назын биреп т ә р б и я л ә п ү с т е р г ә н , ш а т л ы к - б о р ч у л а ­р ы б ы з н ы у р т а к л а ш ­кан, һәрчак я р д ә м итәргә әзер иң хөрмәтле кешеләребез сез. Сез бер-берегезне аңлап, яратып, ту­ганнарыгызны ихтирам итеп яшәвегез белән безгә чын үрнәк.

Газизләребез! Без сезне бик яратабыз, барысы өчен дә сезгә рәхмәтлебез. Сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, имин тормыш телибез. Һаман шулай матур, тату гаилә булып, иңгә-иң куеп тигезлектә гомер итегез.

Өйнең нурыдыр сез, әти-әни,

Сез булганга килә яшисе.

Безнең өчен иң яраткан,

Иң сөекле, газиз кешеләребез сез.

Гомер бәйрәмнәрегез котлы, табыннарыгыз түгәрәк булсын!

Ихтирам белән балаларыгыз Алзия-Әнвәр, Зөлфәт, Илизә, Ландыш, Лилия, оныгыгыз Аяз, кодагыегыз Җәүһәрия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Все сказоные слава очень верно вы очень хорошая семья будьте счастливы и мы вас любим!!!