Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле туган апабыз Руфия Кирам кызы Фәсахованы 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

10 декабря 2021, 15:20

1587

0

0

Кадерле туган апабыз Руфия Кирам кызы Фәсахованы 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Кадерле туган апабыз Руфия Кирам кызы Фәсахованы 65 яшьлек юбилее уңаеннан котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
Апа! Син катлаулы да, сокланырлык та, балаларың үрнәк алырлык та тормыш юлы үттең. Гаилә шатлыкларың, борчуларың – барысы да безнең күз алдында булды. Без синең тырышлыгыңа, үҗәтлегеңә, олы ихтыяр көченә ия булуыңа сокланып туя алмыйбыз. Ходай биргән гомереңне сөенеп, һәр минутның, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә насыйп булсын сиңа. Балаларың-газизләрең сине бары тик уңышлар белән генә куандырсын. Гомер бәйрәмең күңелле үтсен.
Апа! Башкаларга кирәк булу – бәхет,
Нурлар чәчеп озак яшә син.
Якыннарың, дуслар, туганнарың
Син булганга сөенеп яшәсен.
Ихтирам белән энең Ришат, Рөстәм-Гөлия, балаларыбыз Николай-Рамилә, Рәис-Динә, оныкларыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев