Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әхмәт авылында гомер кичерүче әниебез Вәлиуллина Вәсилә Гата кызының 80 яшьлек олуг юбилее

25 августа 2018, 09:33

1930

0

0

Әхмәт авылында гомер кичерүче әниебез Вәлиуллина Вәсилә Гата кызының 80 яшьлек олуг юбилее


 Бәхетле кешегә олуг юбилейлар насыйп була. Матур булып олыга¬еп, җитмеш, сиксән, туксан тула… 25 августта Әхмәт авылында го¬мер кичерүче әниебез Вәлиуллина Вәсилә Гата кызының 80 яшьлек олуг юбилее.
Әнкәй – безнең өчен иң кадерле, иң изге, иң газиз кешебез. Мәрхәмәтле, тыйнак, уңган ул. Булганына шөкер итеп, күпне өмет итми, сабыр гына тормыш итә. Бала чагыннан ук әниебез авырлыкларны күп күрсә дә, сынмаган, сыгылмаган, тормышта үз урынын тапкан. Әтиебез белән гаилә корып, без дүрт баланы тәрбияләп, сөеп үстергән, аякка бастырган, кеше иткән. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа, әнкәй. Без синең белән горурланабыз. Юбилеең белән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер, имин тормыш те¬либез сиңа, әнкәй.
Һәйкәл куяр идек әниебезгә
Сабырлыкның алсу гөленнән.
Беркайчан да түгелмәсен иде 
Кайнар яшьләр аның күзеннән.
Әрнү-газапларны алып ташлап,
Бәхет өяр идек җаныңа.
Син әле дә сабыр, әни, бәгърем!
Баш иябез синең каршыңда.
Кулларыңны алып кулларга…
Әни, син бит безгә бик кирәк.
Матур картлык, олы бәхет теләп
Әйтми калган көнебез бик сирәк.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сине ялгыз итте шул…
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып, 
Озак яшә безнең арада.
Олы ихтирам белән балаларың Ришат-Зөлфирә, Рөстәм-Франгизә, Сөембикә-Рәшит, 13 оныгың, 18 оныкчыгың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев