Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле киявебез, җизнәбез Хафизов Рамил Әсхәт улына 55 яшь тулды

18 августа 2018, 10:48

1518

0

0

Хөрмәтле киявебез, җизнәбез Хафизов Рамил Әсхәт улына  55 яшь тулды

Базарлы Матакта яшәүче хөрмәтле киявебез, җизнәбез Хафизов Рамил Әсхәт улына 16 августта 55 яшь тулды.
Кадерлебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син бөтен гомереңне туган төбәгеңә хезмәт итүгә багышладың. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда хезмәт куясың. Син булдыклы, туган җанлы, бик тә ярдәмчел, оптимист рухлы кеше. Без сине бик хөрмәт итәбез. Юбилеең уңаеннан сиңа иң изге теләкләребезне ирештерәбез. Гомереңнең һәр көнен сәламәтлек, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршыла. Гаиләңнең һәрчак шундый матур, түгәрәк, бәхетле булуын, балаларыңның сөенечләрен, игелекләрен генә күреп, тормыш иптәшең белән тигезлектә, бер-берегезне аңлап, кадерләп гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, алга таба да ярдәмләшеп бергә-бергә яшәргә язсын.
Галиевлар, Вәлиевлар, Сираевлар, Борһановлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев