Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кызыбыз Җиһаншина Ризидә Наил кызының һәм киявебез Илалов Марат Акрам улының бу көннәрдә 55 яшьлек юбилейлары

    --, 29 декабрь 2021 - 14:24
    706
    0
    0

    Яңа Чаллы авылында гомер итүче кызыбыз Җиһаншина Ризидә Наил кызының һәм киявебез Илалов Марат Акрам улының бу көннәрдә 55 яшьлек юбилейлары.
    Кадерлеләребез! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыгызда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.
    Күпме булса җирдә изге теләк,
    Без телибез сезгә барысын да.
    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
    Туган көнегезнең таңында.
    Йөрәгегездә җыйган яхшылыклар
    Изгелекләр булып кайтсыннар.
    Туар таңнар алып килсен сезгә
    Сәламәтлек, бары шатлыклар.
    Иң изге теләкләр белән сезне яратып әниегез һәм барлык туганнар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: