Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әһлиуллина Лилия Шәүкәт кызының 10 апрельдә истәлекле гомер бәйрәме – 50 яшьлек күркәм юбилее

09 апреля 2021, 14:12

741

0

0

Әһлиуллина Лилия Шәүкәт кызының 10 апрельдә истәлекле гомер бәйрәме – 50 яшьлек күркәм юбилее

Базарлы Матакта гомер итүче яраткан һәм кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Әһлиуллина Лилия Шәүкәт кызының 10 апрельдә истәлекле гомер бәйрәме – 50 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерлебез! Бу дөньяда безнең өчен синнән дә якынрак һәм кадерлерәк беркем юк. Син, сөеклем, тормышта минем ышанычлы терәгем, сердәшем, киңәшчем. Һәр көнне безнең турыда кайгыртып, безгә үзеңнең игътибарыңны, яратуыңны бүләк итеп, “гаилә учагы җылысы, гаилә бәхете” дигән төшенчәләрне син безнең өчен олы бер мәгънә һәм эчтәлек белән баетасың. Газизебез, бетмәс-төкәнмәс мәрхәмәтең, кайгырту һәм назларың, авыр мәлләрдә ярдәм итүең, акыллы, зирәк киңәшләрең, безнең өчен кылган догаларың өчен рәхмәт сиңа. Чын күңелдән сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, хатын-кыз бәхете телибез. Тормышың шатлыкларга, онытылмас күңелле вакыйгаларга, уңышлы көннәргә бай булсын, елмаюлар һәм күтәренке кәефтән генә торсын. Алга таба да мул тормышта бәхетле тигез гомер итәргә язсын иде безгә. Без сине бик яратабыз, син безнең барыбыз өчен дә җылылык һәм мәхәббәт чыганагы.
Бу гомерләр, искән җилләр кебек,
Сизелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларында бәхет теләп,
Гел елмайсын якты иртәләр.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Марат, кызың Гүзәл, киявең Данис, улың Марс, кызың Язилә, оныгың Данияр.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X