Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әниебез, дәү әниебез Шәрапова Фәния Сәлихҗан кызына 19  апрельдә 50 яшь тула

19 апреля 2021, 07:58

900

0

3

Әниебез, дәү әниебез Шәрапова Фәния Сәлихҗан кызына 19  апрельдә 50 яшь тула

Базарлы Матакта яшәүче яраткан әниебез, дәү әниебез Шәрапова Фәния Сәлихҗан кызына 19  апрельдә 50 яшь тула. 
Кадерлебез, сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың. Бу теләкләргә барлык туганнарың, кода-кодагыйларың да кушылалар.  

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев