Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үргәгар авылында гомер итүче газиз кешебез, кадерле әтиебез, дәү әтиебез Кыямов Илгиз Салих улының 13 ноябрьдә 65 яшьлек күркәм юбилее

13 ноября 2019, 12:05

1120

0

0

Үргәгар авылында гомер итүче газиз кешебез, кадерле әтиебез, дәү әтиебез Кыямов Илгиз Салих улының 13 ноябрьдә 65 яшьлек күркәм юбилее

Үргәгар авылында гомер итүче газиз кешебез, кадерле әтиебез, дәү әтиебез Кыямов Илгиз Салих улының 13 ноябрьдә 65 яшьлек күркәм юбилее. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үзебезне яратырга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен без әтиебезгә зур рәхмәтле.
Әтиебез! Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, әниебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта, без балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп итсен Ходай.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәйсә, кызың Илсөя, киявең Халит, улларың Илнур, Рәис, киленең Айгөл һәм ун оныгың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев