Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үргәгар авылында яшәүче кадерле әниебез Гатауллина Рафидә Хаҗиәхмәт кызына 88 яшь тула

04 июля 2021, 08:27

1472

0

0

Үргәгар авылында яшәүче кадерле әниебез Гатауллина Рафидә Хаҗиәхмәт кызына 88 яшь тула

4 июльдә Үргәгар авылында яшәүче кадерле әниебез Гатауллина Рафидә Хаҗиәхмәт кызына 88 яшь тула.

Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туган йортыбызның утын сүндермичә озак яшәргә язсын, әниебез! Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт, әниебез. Без сине хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Алларыңа килеп баш иябез,

Рәхмәтләрне сиңа әйтәбез.

Догаларың белән ярдәм итеп,

Сау-сәламәт яшә, әниебез!

Синең барлыгыңны тоеп яшәү

Бу дөньяда, әни, бик рәхмәт

Кадерленең кадерлесе бит син,

Барысы өчен сиңа зур рәхмәт.

Әниебез, безнең газизебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Киңәшчебез, кадерлебез булып

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев