Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үргәгар авылында яшәүче кадерле әтиебез Фәракшин Әсхәт Кәлимулла улына 1 гыйнвар көнне 80 яшь тула.

01 января 2021, 08:32

539

0

0

Үргәгар авылында яшәүче кадерле әтиебез Фәракшин Әсхәт Кәлимулла улына 1 гыйнвар көнне 80 яшь тула.

Үргәгар авылында яшәүче кадерле әтиебез Фәракшин Әсхәт Кәлимулла улына 1 гыйнвар көнне 80 яшь тула.

Әтиебез! Синең бу күркәм юбилеең – безнең өчен дә зур бәйрәм. Безне, биш балаңны яратып-сөеп, яхшылыкка өйрәтеп үстерүең өчен зур рәхмәт сиңа. Тормыш юлыбызда син һәрчак якты маяк, һәр эштә, һәр гамәлдә безгә үрнәк күрсәттең. Тату гаиләбезнең кайнар учагын саклап, күңел назың белән җылытып яшисең. Син әле дә безнең хакта ихластан кайгыртып, акыллы, төпле киңәшләрең белән ярдәм итеп торасың. Сезнең исән-сау булуыгыз, туган нигезебездә безне көләч йөз белән каршы алуыгыз - зур бәхет. Сез булганда табыныбыз түгәрәк, тормышыбыз ямьле.

Юбилеең белән кайнар-кайнар котлап, нык саулык телибез сиңа, әти! Әле тагын бик күп еллар әниебез Миннегөл белән тигезлектә, иминлектә, тынычлыкта, бергә-бергә озын гомерләр кичерергә язсын иде.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

Сине яратып балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың һәм әниебез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев