Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Руфия Кирам кызы Фәсахованың 9 декабрьдә 65 яшьлек юбилее

09 декабря 2021, 15:20

1522

0

0

Руфия Кирам кызы Фәсахованың 9 декабрьдә 65 яшьлек юбилее

Түбән Биктимер авылында гомер итүче сөекле әниебез, дәү әниебез Руфия Кирам кызы Фәсахованың 9 декабрьдә 65 яшьлек юбилее.
Әниебез, күз нурыбыз! Мең рәхмәтләр яусын безгә - кызыңа һәм улыңа гомер бүләк итеп, ана назын, яратуыңны, йөрәк җылыңны биреп үстергәнең, олы тормышка аяк бастырганың өчен. Син безнең җылы кояшыбыз, игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле әниебез. Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, озын, бәхетле гомерләр насыйп итсен. Безгә кылган изгелекләрең үзеңә олы сөенеч булып кайтсын иде. Алдагы  көннәрдә дә балаларыңның кадер-хөрмәтен күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын.
Йөрәк түребездә яшисең син,
Көч алабыз синнән, сөеклебез.
Алларыңда башыбызны иеп,
Сокланабыз сиңа, әниебез.
Сине олылап, яратып балаларың Рәмис-Раилә, Раил-Айсинә, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев