Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәйхетдинова Эльвира Мөдәрис кызы 2021 елның 20 июлендә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче көчле, назлы һәм гүзәл хатын-кыз.

19 июля 2021, 08:48

1979

0

0

Шәйхетдинова Эльвира Мөдәрис кызы 2021 елның 20 июлендә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче көчле, назлы һәм гүзәл хатын-кыз.

“Апа” һәм “бәхет” сүзләрен мин бер юлга язар идем. Апалы булу зур бәхеткә тиң. Бәхет кысалары исә үзенә күп нәрсәләрне сыйдыра. Үзеңнең һәм гаиләңнең сау-сәламәт булуы, рухи һәм матди байлыкка ия булу, кешеләргә карата мәрхәмәтле булу, ихлас-тан ярдәм кулы сузу, үз йортыңда да, хезмәт урынында да матурлык булдыру, гомереңдә күп изге эшләр кылу – болар барысы да бер кеше – Шәйхетдинова Эльвира Мөдәрис кызы турында.
Шәйхетдинова Эльвира Мөдәрис кызы 2021 елның 20 июлендә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче көчле, назлы һәм гүзәл хатын-кыз. Ул тормыш иптәше Альбертның яраткан гомерлек насыйп яры, уллары Ринат һәм Рифатның сөекле әниләре, әти-әниебезнең беренче кызлары – олы шатлыгы. Шулай ук безнең барыбызның да якын сердәше һәм киңәшчесе.
Кадерлебез Эльвира! Сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа иң изге теләкләр: нык саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр, күңел тынычлыгы, мул бәрәкәтле тормыш телибез. Киләчәктә дә шундый гүзәл, ачык һәм шат күңелле, якты йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кылган изгелекләрең икеләтә әйләнеп кайтсын.
Меңнәрчә рәхмәт сүзләре, ихтирам һәм изге теләкләр белән әниебез, Айрат, Венера, Алмаз, Айдар.  

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X