Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Борнае авылында гомер итүче Минсәгыйрова Оркыя Хәлиулла кызының 85 яшьлек юбилее

18 ноября 2021, 12:38

1239

0

0

Татар Борнае авылында гомер итүче Минсәгыйрова Оркыя Хәлиулла кызының 85 яшьлек юбилее

Татар Борнае авылында гомер итүче кадерле әниебез һәм дәү әниебез Минсәгыйрова Оркыя Хәлиулла кызы 18 ноябрьдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 
Әниебез, күз нурыбыз! Сине барыбыз өчен дә  истәлекле булган туган көнең белән чын йөрәктән кайнар котлыйбыз. Син безнең гаиләбезнең иң хөрмәтле кешесе, тормышта һәрчак терәк-таянычыбыз, зирәк киңәшчебез. Без алты балаңа гомер бирүең, иркәләп, ана назын, җылысын биреп тәрбияләп үстерүең, тәмле ашлар пешереп каршы алуың, изге догаларың, акыллы киңәшләрең белән бүгенге көндә дә булышып торуың өчен чиксез рәхмәтлебез сиңа, әни. Янәшәбездә шундый мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле әниебез булганда без бик бәхетле. Йөзеңнән беркайчан шатлыклы елмаю китмәсен, туар таңнарың имин булсын, көннәрең шатлык-сөенеч белән тулып торсын. Авыру-сызланулар белмичә, тыныч тормышта, муллыкта, бәрәкәтле озын гомер кичер. Алдагы көннәреңдә дә без балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын. Әле озак еллар сиңа Әни диеп дәшәргә Ходай насыйп итсен.
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйладың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әни, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Иң якты теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, 13 оныгың, 22 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X