Реклама
Татар Борнае авылында яшәүче Сафин Әбрар Заһит улын 90 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбриклибез!
Кадерле әтиебез, дәү әтиебез!
Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.
Сабыр холкың, олы йөрәгең, тирән акылың, эшчән кулларың, авырлыкларга бирешмичә яши белүең һәрберебез өчен үрнәк.
Аяк-кулларың сызламыйча, безне шатландырып озын-озак яшә!
Сине яратып һәм чиксез ихтирам итеп, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.