Реклама
Татар Суксуы авылында нигезебезне саклап яшәүче кадерле энебез Фәйзуллин Фәрит Талибулла улының 7 гыйнварда 50 яшьлек юбилее.
Яраткан энебез Фәрит, сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа Әминә белән тигез-тыныч тормыш, балаларыгызның шатлыкларына гына сөенеп, саулыкта озын-озак гомер итүегезне телибез. Энем, сиңа барлык изгелекләрең өчен рәхмәт, беркайчан ярдәмеңнән ташламыйсың, без сине яратабыз.
Сине хөрмәт итеп барлык туганнар исеменнән Базарлы Матакта яшәүче җизнәң Ришат, апаң Рәмзия.