Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Төгәлбәе авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез, апабыз Гәрәева Руфия Әхмәтсафа кызына 13 июньдә 75 яшь тула

13 июня 2019, 08:27

710

0

0

Татар Төгәлбәе авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез, апабыз Гәрәева Руфия Әхмәтсафа кызына 13 июньдә 75 яшь тула

Татар Төгәлбәе авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез, апабыз Гәрәева Руфия Әхмәтсафа кызына 13 июньдә 75 яшь тула. Кадерлебез сине гомер бәйрәмең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Әниебез, син безнең алиһәбез. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр. Шул яшьтә дә син балаларыңны, оныкларыңны, туганнарыңны, дусларыңны кайгыртып, булышып, төпле киңәшләреңне биреп ярдәм итеп яшисең.

Син кояш кебек безне җылытып, иркәләп, назлап, энергия, көч биреп торасың. Изге күңелле, эшчән, акыллы, мәрхәмәтле әниебез, дәү әниебез, апабыз, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез.

Җитмеш биш ел буе, кадерлебез

Ямь өстәп син шаулы тормышка

Тырыш хезмәт куеп яшәгәнсең

Ирешкәнсең күпме уңышка.

Дәвам ит син тормыш җырын

Көе торсын һәрчак яңарып.

Юбилееңда бәхет, саулык

Шатлык телибез сине яратып,

Барлык балалрың, оныкларың, туганнарың исеменнән кызың Гөлнәзирә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев