Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Әлки авылында яшәүче сөекле гомер юлдашым, ике улыбызның кадерле әнисе Рузилә Җәүдәт кызы Хәмитовага 21 ноябрьдә 35 яшь тула

21 ноября 2019, 08:21

1473

0

0

Түбән Әлки авылында яшәүче сөекле гомер юлдашым, ике улыбызның кадерле әнисе Рузилә Җәүдәт кызы Хәмитовага 21 ноябрьдә 35 яшь тула

Түбән Әлки авылында яшәүче сөекле гомер юлдашым, ике улыбызның кадерле әнисе Рузилә Җәүдәт кызы Хәмитовага 21 ноябрьдә 35 яшь тула.

Аны чын күңелдән бу түгәрәк туган көне һәм якынлашып килүче Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Күңелебездәге әниебезгә карата булган хис-тойгыларны әйтеп бетерерлек түгел. Без һәрдаим аның күңел җылысын, яратуын, кайгыртуын тоеп яшибез. Миңа, ерак юлларга йөк ташучы шофер (водитель) буларак, көннәр түгел, атналар буе өйгә кайтып керми эшләргә туры килә. Бөтен йорт-җир, балалар Рузилә өстендә. Ул хуҗалыкны да менә дигән итеп алып бара, җаваплы хезмәтен дә (әниебез авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре булып эшли) җиренә җиткереп башкара, балаларны да тәрбияли. Уңган, тырыш, өлгер хуҗабикә, һәрчак ачык йөзле, чибәр хатын, балалар дип өзелеп торучы йомшак күңелле ана  ул безнең. Кадерлебезгә  какшамас нык сәламәтлек, башлаган һәр эшендә уңышлар, күңелендә гел яз булуын, һәр көннең  шатлык-сөенечләр генә китерүен телибез.  Гел шундый яшь, сөйкемле, шат күңелле булып кал! Гаиләбездә һәрчак иминлек, бәхет хөкем сөрсен.

Гомер юлың озын, имин булсын,

Ә бәхетең булсын гомерле.

Белеп яшә: безнең өчен җирдә

Син иң изге һәм иң кадерле.

Изге теләкләр белән ире Ленар, балалары Илназ, Ринат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев