Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Түбән Әлки авылында яшәүче әти-әниебез Мөдәрис һәм Асия Хәлиуллиннар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.

    --, 22 апрель 2020 - 13:46
    1054
    0
    0

    Түбән Әлки авылында яшәүче әти-әниебез Мөдәрис һәм Асия Хәлиуллиннар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.
    Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән котлап, изге теләкләр юллыйбыз. Иң мөһиме, саулык- сәламәтлек телибез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, дүрт бала үстердегез,
    төпле, нигезле, ышанычлы гаилә учагында тату матур гомер итәсез. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле, сөекле әти-әниебез!
    60 ел иңне-иңгә куеп,
    Бергә тартып тормыш арбасын,
    Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып
    Һәрчак туры юлдан барасыз.
    Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
    Безгә сезнең белән бик рәхәт.
    Әти-әни, барысы өчен сезгә
    Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

    Сезне яратып балаларыгыз, оныкларыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: