Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтиебез Рәис Фоат улы Галләмовны матур юбилее белән котлыйбыз

24 апреля 2018, 14:17

2947

0

2

Әтиебез Рәис Фоат улы Галләмовны матур юбилее белән котлыйбыз

 

 24 апрельдә Базарлы Матакта яшәүче кадерле гомер юлдашым, әтиебез Рәис Фоат улы Галләмов матур юбилеен билгеләп үтә. Әтиебез озак еллар туган районыбызда төрле җаваплы урыннарда уңышлы хезмәт итте. Ул бүген дә зур тырышлык, җаваплылык сорый торган хезмәттә. Үз эшен бик яратып, намус белән башкара. Кешеләр белән уртак тел табып эшли. Әтиебез үзенә иң яхшы сыйфатларны гына туплаган. Олыны олы, кечене кече итә белә. Гаиләбездә дә ышанычлы терәк, үрнәк әти, кай­гыртучан гаилә башлыгы. Бик туган җанлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше ул безнең. Әниебез белән иңгә-иң куеп, тату гаилә кочагында гомер кичерәләр. Безне, өч баланы яхшы тәрбия биреп үстереп, югары уку йортында укытып, олы тормышка аяк бастырдылар.

Кадерлебез! Барлык яхшы- лыкларың өчен рәхмәт әйтеп, озын гомер, нык исәнлек, иман байлыгы телибез сиңа. Күңел күгең һәрчак аяз булсын, көннәрең шатлык-сөенечләр белән тулып торсын. Әни белән пар канатлар булып, безнең игелегебез­не күреп, рәхәт, матур тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен. Җаваплы хезмәтеңдә уңышларга иреш, кыл- ган эш-гамәлләрең өчен сөенеп яшә. Һәрвакыт шулай абруйлы, дәрәҗәле бул.

Барыбыздан сиңа изге теләк –

Имин тормыш, тыныч күңелләр.

Гаилә тигезлеге, саулык белән

Гел шатлыкта үтсен гомерләр.

Син булганда безнең тормыш матур,

Син һәрберебезгә олы бер терәк.

Исән-сау һәм бәхетле бул, кадерлебез,

Син бит безгә һәрчак бик кирәк.

Тормыш иптәшең Наҗия, балаларың Рамил-Альби­на, Лилия-Фәнил, Миләүшә, оныкларың Мәрьям, Нәсим.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев