Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әтиебез, тормыш иптәшем Билалов Рифгать Әбрар улының 50 яшьлек күркәм юбилее

20 августа 2018, 10:47

1205

0

0

Әтиебез, тормыш иптәшем Билалов Рифгать Әбрар улының 50 яшьлек күркәм юбилее

20 августта Түбән Әлки авылында яшәүче әтиебез, тормыш иптәшем Билалов Рифгать Әбрар улының 50 яшьлек күркәм юбилее. Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Шуңа да карамастан, син ел фасылының иң матур чагында тугансың. Син туган җанлы, бик гадел һәм мәрхәмәтле, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә, киң күңелле. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез.
Кадерлебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Сиңа җәйге кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, эшеңдә уңышлар, ак бәхетләр телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәл, кызларың Энҗе һәм Алсу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев